2021 елның 23 июненә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 20 505 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 459 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 1,01 % тәшкил итә.
Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 52 933 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 2 782 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,39 кеше тәшкил итә.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 604 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 32 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.