7 август көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль эш буенча белгече Рәмзия Хәйбулова социаль хезмәт алучылар өчен Алабугага экскурсия оештырды. Анда тернәкләнүчеләр Бөтенроссия Спас ярминкәсендә булдылар.
Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Һәр ишегалдына шатлык» программасын тормышка ашыру башланды. Максатчан төркемгә ведомствоара социаль исәптә торучы гаиләләрдәге балалар керә.
Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучы тыл хезмәтчәне Анисья Нагумановна Кашапова үзенең 94 яшен каршы алды.
Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән 7 августта «Кем булырга?» дигән һөнәри юнәлеш бирү буенча дәрес үткәрелде. Тәрбияче Венера Якупова балаларны бай һәм кызыклы һөнәрләр дөньясы белән таныштырды.
Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә адаптив физик культура буенча инструктор Гөлия Колбасова ата-аналар өчен дәресләр үткәрә.
Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Стационар социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә өлешчә яки тулысынча үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләтен югалткан өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны карау» дигән темага хезмәткәрләр өчен укулар узды.
Яшь буынга экологик тәрбия бирү кысаларында бүген Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Без урманда кунакта» дигән экологик уен уздырдылар. Чарада 15 социаль хезмәт алучы катнашты.
Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре белән берлектә, ялгыз һәм ялгыз яшәүче социаль хезмәт алучыларның торак урыннарында автоном янгын хәбәрчеләре урнаштырдылар.
Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Соллерс Форд» компаниясе ярдәме белән тоз бүлмәсе эшли башлады.
Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру кысаларында Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясе буенча чираттагы дәрес узды.