«Яңарыш» үзәге тернәкләнүчеләре өчен экологик уен

2021 елның 6 августы, җомга

Яшь буынга экологик тәрбия бирү кысаларында бүген Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Без урманда кунакта» дигән экологик уен уздырдылар. Чарада 15 социаль хезмәт алучы катнашты.

Уен барышында балалар урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатладылар, поход өчен кирәкле әйберләр җыйдылар, төрле экологик мәсьәләләрне чиштеләр, аланны чүп-чардан чистарттылар, урман хуҗалыгы турында табышмаклар чиштеләр, кызыклы экологик уеннар уйнадылар. Мавыктыргыч квест хәрефләрдән «табигать» сүзен җыю белән тәмамланды.

Мондый чаралар туган як табигате белән кызыксынуны үстерүгә, кеше тормышында урманның әһәмияте турында күзаллауны киңәйтүгә ярдәм итә, игътибарлылыкны, логик фикерләүне һәм төркемнәрдә эшли белүне үстерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International