Алабуга интернат-йортында тоз бүлмәсе ачылды

2021 елның 6 августы, җомга

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Соллерс Форд» компаниясе ярдәме белән тоз бүлмәсе эшли башлады. Интернат-йорт директоры Кирилл Мокшин сүзләренә караганда, бүлмәне төзекләндерү өчен Соль-Илецкидан бер ярым тонна тоз китерелгән. «Барысы да безнең 100 мең сум күләмендә грант отудан башланды. Аннары интернат-йортта мондый бүлмәне оештыру тәкъдиме белән безгә «Соллерс Форд» мөрәҗәгать итте, һәм инде «Старость в радость» Хәйрия фонды белән берлектә тоз бүлмәсе булдырылды», – дип сөйләде ул.

Тоз бүлмәсенә интернат-йортта яшәүче барлык кеше йөри ала, моның өчен махсус график төзелгән. Социаль хезмәт алучылар тозлы мәгарәдә булырга өлгерделәр инде һәм аның файдасына бәя бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International