Яр Чаллыда өлкәннәр йортларында автоном янгын хәбәрчеләре урнаштырылды

2021 елның 6 августы, җомга

Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре белән берлектә, ялгыз һәм ялгыз яшәүче социаль хезмәт алучыларның торак урыннарында автоном янгын хәбәрчеләре урнаштырдылар.

Өлкән яшь һәм физик хәл аркасында, күп кенә өлкән яшьтәге кешеләр вакытында куркынычны ачыклый алмый, ә автоном янгын хәбәрчесе кеше гомерен саклап кала ала. ГТХМ хезмәткәрләре чаллылыларга янгын сүндерү датчиклары турында җентекләп сөйләделәр, аларның эш принцибын аңлаттылар һәм күрсәттеләр.

Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре өлкәннәр белән профилактик әңгәмәләр, янгынга каршы инструктаж үткәрделәр һәм янгын куркынычсызлыгы чаралары турында белешмәлекләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International