Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучы тыл хезмәтчәне Анисья Нагумановна Кашапова үзенең 94 яшен каршы алды.
Анисья Нагумановна зур гаиләдә туа һәм тәрбияләнә. Алар тату һәм бәхетле яшиләр, кече яшьтән ата-ана һәр баланы хезмәт сөючәнлеккә өйрәтә.
1943 елда А. Н. Кашапова Свердловск өлкәсенә хезмәт армиясенә алына. Анда ул көн буе, иртәдән кичкә кадәр хезмәт куя. Бу еллар бик авыр булса да, Анисья Нагумановна бирешми, аны тылда Җиңүне якынайткан кешеләрнең берсе дип санарга мөмкин.
1945 ел Анисья Нагумановна өчен аеруча истәлекле: кырык бишенче елның май аенда ул көтеп алынган Җиңү көнен генә каршы алып калмыйча, булачак ире белән дә таныша. Аларның өч баласы туа.
1960 елдан 1977 елга кадәр ул хезмәт эшчәнлеген тегү фабрикаларында тегүче буларак дәвам итә. 1977 елда гаилә Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә, анда А. Н. Кашапова пенсиягә кадәр «Челнылифт» ҖЧҖ эшли.
Бүген Анисья Нагумановна бәхетле әби. Туганнарының мәшгульлеге аркасында аңа социаль хезмәткәр Надежда Титова ярдәмгә килә. Ул әбине туган көне белән котларга да килде.