Зәй яшүсмерләре «Һәр ишегалдына шатлык» программасында катнашалар

2021 елның 9 августы, дүшәмбе

Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Һәр ишегалдына шатлык» программасын тормышка ашыру башланды. Максатчан төркемгә ведомствоара социаль исәптә торучы гаиләләрдәге балалар керә.

Сәламәтләндерү программасы кысаларында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы һәм социаль педагогы көн саен саф һавада чаралар үткәрәләр. Балалар бик теләп тематик дәресләрдә һәм уеннарда катнашалар, тапкырлыкларын һәм зирәклекләрен күрсәтәләр.

«Һәр ишегалдына шатлык» программасы җәйге чорда эшкә урнашмаган һәм шәһәр яны лагерьларына китмәгән балаларны савыктыруга исәпләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International