Алексеевск районы социаль приютындагы балалар өчен һөнәри юнәлеш бирүче дәрес

2021 елның 9 августы, дүшәмбе

Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән 7 августта «Кем булырга?» дигән һөнәри юнәлеш бирү буенча дәрес үткәрелде. Тәрбияче Венера Якупова балаларны бай һәм кызыклы һөнәрләр дөньясы белән таныштырды.

Дәрес уен элементлары белән әңгәмә формасында узды. Катнашучылар Д. Родариның шигырьләрен укыдылар һәм аларның темасы һәм төп фикер турында фикер алыштылар. Шулай ук тәрбияче балаларга төрле һөнәр ияләре төшерелгән дидактик рәсемнәр күрсәтте. Балалар теге яки бу белгечлек вәкилләренең нәрсә белән шөгыльләнүләрен аңлатырга тырыштылар.

Приютта тәрбияләнүчеләр бик теләп тематик уеннар уйнадылар, табышмаклар чиштеләр һәм киләчәктә кем булырга теләүләре турында фикерләре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International