Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру кысаларында Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясе буенча чираттагы дәрес узды. Исегезгә төшерәбез, ул хезмәткәрләрне аз хәрәкәтләнүче һәм мобиль булмаган социаль хезмәт алучыларны сыйфатлы карау күнекмәләренә өйрәтүгә юнәлдерелгән.
Өлкән кешене карау – катлаулы процесс, социаль хезмәтләр алучыларның физик һәм психологик халәте турында кайгыртырга кирәк. Карауны гамәлгә ашыручы затларга карауның гади алымнарын белергә, кешене тормышның һәм сәламәтлекнең үзгәргән шартларына җайлаштыра белергә кирәк. Хәтта иң гади хәрәкәтләр дә авыруларның хәлен һәм вакытын ала, шуңа күрә аларны мөстәкыйль хәрәкәтләргә этәрергә һәм тырышлыкларын хупларга кирәк.
Укуның практик өлешендә белгечләр авыруны тернәкләндерү чаралары ярдәмендә күчереп йөртү ысулларын күрсәттеләр, ә теоретик өлешендә өзлегүләрне кисәтү һәм шәхси гигиена үткәрү кагыйдәләре турында сөйләштеләр.