Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә адаптив физик культура буенча инструктор Гөлия Колбасова ата-аналар өчен дәресләр үткәрә.
Махсус Олимпиаданың «Яшь атлет» программасы кысаларында АФК буенча дәресләр үткәрү өчен балалар-ата-аналар төркемнәре оештырылды. Аларның максаты – ата-аналарны, кул астындагы предметлардан файдаланып, өй шартларында балаларда көч, җитезлек, чыдамлыкны үстерүгә өйрәтү. Дәресләр уен формасында уза, бу инструкторга теге яки бу күнегүләрне аңлаешлы итеп аңлатырга һәм күрсәтергә мөмкинлек бирә. Ата-аналар һәм аларның балалары каптыргыч, кием бавы, урындыклар, яулык, шарфлар, катырга тартмалар, төсле су тутырылган пластик шешәләр, туплар һ. б. кулланалар.
«Шул рәвешле реабилитантлар күтәренке кәеф алалар, аларда физик күнегүләргә һәм физкультурага карата мәхәббәт уяна», – дип билгеләп үтә инструктор Гөлия Колбасова.