«Ышаныч» үзәге белгече Алабуга интернат-йорты хезмәткәрләре өчен укулар уздырды

2021 елның 6 августы, җомга

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Стационар социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә өлешчә яки тулысынча үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләтен югалткан өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны карау» дигән темага хезмәткәрләр өчен укулар узды. Дәресләрне Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Р. С. Габдрахманова үткәрде.

Теоретик һәм практик дәресләрдә хезмәткәрләр аз хәрәкәтләнүче кешеләрне дөрес һәм куркынычсыз итеп күчерү, селкетү күнекмәләрен кабатладылар, бу караучының эшен җиңеләйтергә мөмкинлек бирә. Тыңлаучылар мондый укытуның мөһимлеген һәм кирәклеген билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International