7 август көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль эш буенча белгече Рәмзия Хәйбулова социаль хезмәт алучылар өчен Алабугага экскурсия оештырды. Анда тернәкләнүчеләр Бөтенроссия Спас ярминкәсендә булдылар.
Экскурсия «Интегра тур» проекты кысаларында оештырылды, аның максаты – социаль хезмәтләр алучыларның социаль активлыгын арттыру, тарихи һәм мәдәни кыйммәтләргә җәлеп итү, танып-белү ялын киңәйтү. Тернәкләнүчеләрне шулай ук проектның координаторы Павел Кочкарев озата барды.
Экскурсовод буларак, 41 нче санлы мәктәп укытучысы Светлана Солтанова шәһәр кунакларына Алабуганың бай архитектура һәм мәдәни мирасы турында сөйләде. Аннан соң социаль хезмәт алучылар Спас ярминкәсендә тәкъдим ителгән декоратив-гамәли иҗат, халык һөнәрчелеге эшләнмәләрен карадылар, осталар белән аралаштылар. Һөнәри артистлар һәм фольклор коллективлары чыгышлары ярминкәнең бизәге булды.
Чарада ун кеше катнашты.