ЯҢАЛЫКЛАР


13
август, 2021 ел
җомга

11 августта «Бәхетле аналык» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында Тукай үзәк район хастаханәсе базасында «Бала табуга психологик әзерлек» темасына дәрес узды. Аны хастаханә акушеркасы һәм «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Ләйсән Насыйрова үткәрделәр.

Бүген Азнакай районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә мастер-класс узды. Иҗади дәрес кысаларында социаль хезмәт алучылар фоамираннан орхидея ясарга өйрәнделәр.

Республиканың Биектау муниципаль районында авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны медицина оешмаларына илтүне оештыру буенча эш дәвам итә. Чаралар «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Террорчылык һәм экстремизмны профилактикалау буенча дәресләр курсын үткәрү кысаларында 12 август көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ирина Кожевникова төркемле дәрес үткәрде.

Наркоманияне кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру эше кысаларында 11 нче август көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Ябык әйләнештән чыгу» клубы әгъзалары белән чираттагы дәрес үткәрде. Бу юлы тормышта максатлар кую һәм аларга ирешү ысуллары турында сөйләштеләр.

12 август көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге психологы «Креативлыкны үстерү» дигән мини-тренинг үткәрде. Чара шаблон буенча фикерләүне җиңүгә, когнитив һәм үз-үзеңне тоту стереотипларын читләтеп узарга өйрәнүгә, куелган бурычны стандарт булмаган ысул белән хәл итә белү сәләтен формалаштыруга юнәлдерелгән.


12
август, 2021 ел
пәнҗешәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр курчак тамашасын карадылар. Учреждение белгечләре «Туган телдә ягымлы сүзләр» дигән спектакль әзерләделәр.

Ул яңа коронавирус инфекциясе һәм сулыш юллары вируслы авыруларының таралуын профилактикалауга, гражданнарның социаль яклауга мохтаҗ категорияләренең иммунитетын күтәрүгә юнәлдерелгән.

Бүген, 12 августта, Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Физкультурачылар көненә багышланган чаралар узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International