Наркоманияне кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру эше кысаларында 11 нче август көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Ябык әйләнештән чыгу» клубы әгъзалары белән чираттагы дәрес үткәрде. Бу юлы тормышта максатлар кую һәм аларга ирешү ысуллары турында сөйләштеләр.
Партнер белән мөнәсәбәттә үзләре өчен актуаль максатлар формалаштыру өчен психолог катнашучыларга төрле күнегүләр тәкъдим итте. Социаль хезмәт алучылар үзләренең һәм тирә-юньдәгеләрнең чикләрен хөрмәт итәргә өйрәнделәр, шулай ук өйдә үтәргә кирәкле кагыйдәләр формалаштырдылар.
Дәрес ахырында психолог катнашучыларга «Тыңлый һәм ишетә белү» дигән белешмәлек тапшырды. Бу мәгълүмат якын кешеләр белән аралашуны сыйфатлы яңа дәрәҗәгә күчерергә ярдәм итәчәк.