Бүген, 12 августта, Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Физкультурачылар көненә багышланган чаралар узды.
Балалар һәм ата-аналар өчен сәламәт яшәү рәвешенең файдасы турында интерактив презентация оештырылды, шуннан соң учреждение хезмәткәрләре үз үрнәкләре белән спортка һәм физик активлыкка омтылышны күрсәттеләр: «Здравушка» территориясендә флешмоб узды, анда табиблар да, тернәкләндерү үзәге педагоглары да катнашты. Флешмоб элементлары Махсус Олимпиаданың «Яшь атлет» универсаль программасы буенча куелды, ул халыкның барлык төркемнәренә физик күнегүләр ясарга мөмкинлек бирә.
Барлык катнашучылар да алга таба эшләү өчен дәрт һәм уңай энергия алдылар.