«Өмет» үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә иҗади мастер-класс оештырдылар

2021 елның 13 августы, җомга

Бүген Азнакай районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә мастер-класс узды. Иҗади дәрес кысаларында социаль хезмәт алучылар фоамираннан орхидея ясарга өйрәнделәр.

Эшләнмәләр ясау кулларның вак моторикасын, игътибарны, гражданнарның иҗади потенциалын һәм эстетик зәвыгын үстерүгә юнәлдерелгән. Мондый төрдәге чәчәкләрне төрле төстә һәм зурлыкта ясарга була, алар белән интерьерны бизәргә яки чәчәкләрне якыннарыңа бүләк итәргә мөмкин.

Мастер-класс ял итүнең менә дигән ысулы булды һәм катнашучыларга бик күп уңай тәэсирләр бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International