Республиканың Биектау муниципаль районында авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны медицина оешмаларына илтүне оештыру буенча эш дәвам итә. Чаралар «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Көн саен «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре профилактик тикшерүләр һәм диспансерлаштыру үткәрү өчен үзәк район хастаханәсенә, фельдшер-акушерлык пунктларына һәм амбулаториягә 10-15 өлкән яшьтәге гражданны китерәләр. Медицина учреждениеләрендә гражданнарны медицина хезмәткәрләре каршы ала һәм озатып йөри.