Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр курчак тамашасын карадылар. Учреждение белгечләре «Туган телдә ягымлы сүзләр» дигән спектакль әзерләделәр.
Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан спектакль татар һәм рус телләрендә узды. Әкият балаларны тәртипле, әхлаклы булырга өйрәтте. Нәниләр бик теләп куелышта катнаштылар, тамаша геройларының сорауларына җавап бирделәр һәм татар телендә бик күп ягымлы сүзләр белделәр.
Һәр кечкенә тамашачы тернәкләндерү процедураларын узу өчен уңай эмоцияләр алды.
