ЯҢАЛЫКЛАР


16
август, 2021 ел
дүшәмбе

14 август көнне Алексеевск районындагы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр хәрби-патриотик походка киттеләр. Тәрбияче Юлия Лесагина һәм «Йолдыз» хәрби-тарихи клубы вәкиле Владислав Осянин белән бергә балалар Алексеевск – Зотеевский (Затеевский) провал маршрутын уздылар.

Гаилә – ул балалар иминлеге чыганагы. Шәхес формалашу процессында нәкъ менә гаилә мөһим роль уйный: бу шәхесне социальләштерүнең төп баскычы. Баланың иминлеге гаилә яшәү рәвешенә, әти-әниләрнең бәхетле гаилә тормышы булдыруга бәйле.


13
август, 2021 ел
җомга

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясе старт алды.

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Татарстанның Кайбыч районында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны медицина оешмаларына китерү эше дәвам итә. 

Бу минутларда «Татар-информ» МА мәйданчыгында «2021 елда социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыруда катнашучы коммерциячел булмаган оешмалар өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты грантларын алуга республика конкурсын үткәрү турында» темасына брифинг уза.

Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү ресурс үзәге (Инновацион үсеш һәм технологияләр трансферы үзәге) Казан (Идел буе) федераль университеты белән берлектә, ТР Икътисад министрлыгы һәм ТР Иҗтимагый палатасы ярдәмендә, «Грантрайтинг: социальный проект ближе, чем Вы думаете» дигән семинарлар сериясен үткәрә.

Террорчылык һәм экстремизмны профилактикалау кысаларында бүген Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Марина Анисимова «Конфликтларны кисәтү һәм аларны чишү» дигән тәрбия сәгате үткәрде. Чара толерантлык формалаштыруга һәм милләтара ызгыш һәм түземсезлекне профилактикалауга, теракт корбаннарына карата мәрхәмәтле булырга өйрәтүгә юнәлдерелгән иде.

Белем көне алдыннан Биектау районында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәт алучылар өчен «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе уздырды. Чара «Фемида» хоккей клубы ярдәме белән оештырылды.

Халыкның социаль якланмаган катламнарының хокукларын һәм ирекләрен бозуларны кисәтү максатыннан Лаеш муниципаль районында гражданнарны кабул итү планлаштырыла. Әлеге чараны ТР Прокуратурасы белән берлектә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы үткәрәчәк.

13 августта Нурлат районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы мөмкинлекләре чикле баланы туган көне белән котлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International