Террорчылык һәм экстремизмны профилактикалау буенча дәресләр курсын үткәрү кысаларында 12 август көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ирина Кожевникова төркемле дәрес үткәрде. Әлеге чарада социаль хезмәт алучы алты бала катнашты. Аларга вандализм, вандализм актлары өчен җаваплылык чаралары турында сөйләделәр.
Дәрес башында белгеч балалардан «Лего» конструкторыннан кечкенә генә объект төзүләрен сорады. Кемдер өй, кемдер манара төзеде. Эш тәмамлангач, белгеч кисәтмичә генә балалар ясаган нәрсәләрне җимерде. Катнашучылар объектны төзегәндә һәм ул җимерелгәннән соң нинди хисләр кичерүләре турында сөйләделәр.
Шулай ук дәрестә балалар белгеч белән бергә нинди граффити сәнгатькә, ә ниндиләре – вандализм актына каравын тикшерделәр. Дәрес бик кызыклы һәм файдалы булды.