11 августта «Бәхетле аналык» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында Тукай үзәк район хастаханәсе базасында «Бала табуга психологик әзерлек» темасына дәрес узды. Аны хастаханә акушеркасы һәм «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Ләйсән Насыйрова үткәрделәр.
Йөкле хатын-кызлар катнашында узган дәрес бала табуга психологик әзерлеккә юнәлдерелгән иде. Катнашучыларны бала табу вакытында үз-үзеңә ярдәм итү һәм бала табуга эмоциональ әзерлек ысуллары белән таныштырдылар. Чарада җиде йөкле хатын-кыз катнашты. Дәрес вакытында психолог аларга сулышны йомшартуга һәм яхшыртуга ярдәм итә торган күнегүләр күрсәтте.
