12 август көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге психологы «Креативлыкны үстерү» дигән мини-тренинг үткәрде. Чара шаблон буенча фикерләүне җиңүгә, когнитив һәм үз-үзеңне тоту стереотипларын читләтеп узарга өйрәнүгә, куелган бурычны стандарт булмаган ысул белән хәл итә белү сәләтен формалаштыруга юнәлдерелгән.
Катнашучылар «Креатив кеше», «Стандарт булмаган алым», «Инанылмас хәл» күнегүләре ясадылар, бик күп уңай эмоцияләр һәм кәеф күтәренкелеге алдылар. Чарада ун социаль хезмәт алучы катнашты. Алар билгеләп үткәнчә, креативлык билгесезлек ситуациясендә катлаулы проблемаларның оригиналь чишелешләрен табарга ярдәм итә.