Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 2020 елда «ЛУКОЙЛ» ГАҖ социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында җиңү нәтиҗәсендә грант ярдәме алган «Стопкоронавирус» проектын тормышка ашыру дәвам итә. Проект яңа коронавирус инфекциясе һәм сулыш юллары вируслы авыруларының таралуын профилактикалауга, гражданнарның социаль яклауга мохтаҗ категорияләренең иммунитетын күтәрүгә юнәлдерелгән.
Проектны тормышка ашыру кысаларында 9 август көнне көндезге бүлектә социаль хезмәт алучылар өчен «Түтәлләрдә нәрсә үсә?» викторинасы уздырылды. Чараның төп максаты – сәламәт яшәү рәвеше турында күзаллауны һәм үз сәламәтлегеңне кайгыртуның гади күнекмәләрен формалаштыру. Чара барышында катнашучылар яшелчә, җиләк-җимешләрнең файдасы турында белемнәрен ныгыттылар. Күрсәтмә материал викторинаның барлык сорауларына да дөрес җавап бирергә ярдәм итте. Катнашучыларның һәркайсы үзләре өчен яңа әйберләр белде, дөрес туклануның һәм сәламәт яшәү рәвешенең вируслы авыруларны профилактикалауда һәм иммунитетны арттыруда ничек ярдәм итүләре турында нәтиҗә ясады.