ЯҢАЛЫКЛАР


23
август, 2021 ел
дүшәмбе

Яр Чаллы «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Яр Чаллы шәһәре» муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Автозавод районы администрациясе халкы белән очрашуда катнашкан.

Россия Федерациясендә фән һәм технологияләр елы кысаларында Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Халикова Венера мәктәп яшендәге балалар белән «Уйлап табу серләре» дигән викторина үткәрде.

ВИЧ һәм СПИД профилактикасы кысаларында 21 августта Алексеевск «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында шәфкать туташы Секалина Галина «Нәрсә ул ВИЧ һәм СПИД?» дигән чара уздырды. Чара яшүсмерләрнең игътибарын ВИЧ һәм СПИД авырулары белән бәйле проблемаларга җәлеп итүгә, шулай ук сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән иде.

Россия Федерациясе Дәүләт флагы көнендә Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Profistyle» волонтерлар хәрәкәте һәм «Елмаю» клубы активистлары белән берлектә «Триколор» дигән патриотик акция уздырганнар.

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны диспансерлаштыру, профилактик караулар, скрининглар үткәрү өчен районның медицина оешмаларына китерү гамәлгә ашырыла.

Социаль хезмәт күрсәтү оешмалары тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларын бәйсез бәяләү иҗтимагый контрольнең бер формасы булып тора һәм социаль хезмәт алучыларга социаль хезмәт күрсәтү оешмалары тарафыннан хезмәт күрсәтү шартлары турында мәгълүмат бирү, шулай ук аларның эшчәнлеге сыйфатын күтәрү максатларында үткәрелә.

Казан шәһәре Идел буе суд районы буенча 7 нче суд участогы җәмәгать судьясы Р.Р. Касыймов «Каскад» ҖЧҖ карата административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 19.7 статьясы буенча административ хокук бозу турында эшне карады.

2021 елның 22 августында Балтач муниципаль районы Смәил авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гизатбану Шакир кызы Нәҗипова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр «Старость в радость» Хәйрия фонды тарафыннан оештырылган баш миенең уң ягы рәсем ясау методы буенча онлайн мастер-класста катнашканнар.

Азнакай «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Я смогу» программасы кысаларында балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар өчен «Мин үземне яратам» дигән темага төркемле дәрес уздырганнар. Дәрес психоэмоциональ киеренкелекне төшерү сәләтен үстерүгә юнәлдерелгән иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International