Россия Федерациясе Дәүләт флагы көнендә Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Profistyle» волонтерлар хәрәкәте һәм «Елмаю» клубы активистлары белән берлектә «Триколор» дигән патриотик акция уздырганнар.
1991 елда Россия триколоры Советлар Союзы флагын алыштыра. Бу бәйрәм – милли бердәмлек һәм Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен гомуми җаваплылык символы.
«Триколор» акциясе төп дәүләт бәйрәме хөрмәтенә матур традициягә әверелде. Бәйрәм символларын шәһәр халкына активистлар һәм волонтерлар таратты. Тасмалар тарату белән бергә балалар халыкка бәйрәм тарихы, Россия флагы төсләренең әһәмияте турында сөйләделәр.
