«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны диспансерлаштыру, профилактик караулар, скрининглар үткәрү өчен районның медицина оешмаларына китерү гамәлгә ашырыла. Әлеге чаралар өчен «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенә «Лада Ларгус» махсус автомобиле бирелде.
2021 елда Кукмара районында 65 яшьтән өлкәнрәк 809 пенсионер диспансерлаштыру үткән. Күптән түгел Кукмара муниципаль районының Олы Сәрдек, Сәрдекбаш, Чүри, Нырья авыл җирлекләрендә яшәүче пенсионерлар тикшерү уздылар.