ВИЧ һәм СПИД профилактикасы кысаларында 21 августта Алексеевск «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында шәфкать туташы Секалина Галина «Нәрсә ул ВИЧ һәм СПИД?» дигән чара уздырды. Чара яшүсмерләрнең игътибарын ВИЧ һәм СПИД авырулары белән бәйле проблемаларга җәлеп итүгә, шулай ук сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән иде.
Балалар әңгәмә вакытында инфекцияне йоктыру юллары турында мәгълүмат алдылар. Моннан тыш, балалар ВИЧ-инфекцияне дәвалау алымнары һәм профилактикалау чаралары турында белделәр. Чара ахырында яшүсмерләргә ВИЧ йогышын ничек булдырмаска дигән киңәшләр белән буклетлар тараттылар.