23 август көнне Алексеевск «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Марина Анисимова «Иминлек иленә сәяхәт» дип исемләнгән уен үткәрде.
19 нчы август көнне Түбән Кама «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ирина Кожевникова «Чәчәк чүлмәге бизәү» дигән төркемле дәрес үткәрде.
«Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында» 1992 елның 19 февралендәге 1448-XII номерлы Татарстан Республикасы Кануны нигезендә 30 август – Татарстан Республикасы көне – эшләми торган бәйрәм көне булып санала.
Менделеевск районы «Өмет Яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Поколение Z» программасын тормышка ашыру кысаларында «Сәламәт гаилә микроклиматының алкогольгә каршы тәрбия процессына йогынтысы мөһимлеге» дигән төркемле чара узган.
Алабуганың «Астра» балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Безгә җәй урман аланында нәрсә бүләк иткән» дигән күмәк иҗади эш оештырылган. Пластилин һәм төсле кәгазьдән балалар гөмбәләр, җиләк, күбәләкләр, чәчәкләр, агачлар һәм кояш рәсемнәре төшерелгән гадәти булмаган коллаж ясадылар.
19 нчы август көнне Баулы районы «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Яшь патриотлар» отряды волонтерлары белән берлектә ялгыз яшәүче тыл хезмәтчәне Җәләлетдинова Сәгдүнә Шакир кызына ярдәм күрсәткәннәр.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар белән нейрогимнастика буенча чираттагы дәрес узды.
19 нчы август көнне Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә Эш бирүче көне уздырылды.
18 августта «1С:Предприятие» программасы буенча курслар тәмамланды. Эшсез гражданнар арасыннан 12 кеше квалификация имтиханын уңышлы тапшыру белән укулар узды. Эшсез гражданнар мондый мөмкинлекне Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре ярдәме белән алган.