«Ышаныч» үзәге халык белән очрашуда катнашты

2021 елның 23 августы, дүшәмбе

Яр Чаллы «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Яр Чаллы шәһәре» муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Автозавод районы администрациясе халкы белән очрашуда катнашкан.

Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Екатерина Григорьева шәһәрнең 50 һәм 51 микрорайонында яшәүчеләр белән гаиләгә тәрбиягә өлкән яшьтәге кешеләрне алу мөмкинлеге турында мәгълүмат белән уртаклашты. Екатерина Григорьева гаиләгә тәрбиягә өлкән яшьтәге кешене алу тәртибе һәм шартлары турында сөйләде, тәрбиягә бала алырга теләгән гражданнарга карата таләпләр турында сөйләде.

Өстәмә рәвештә микрорайон халкына өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе эшчәнлеге, үзәк күрсәтә торган хезмәтләр исемлеге турында консультация бирелде.

Халык фикер алышына торган мәсьәләләрнең мөһимлеген билгеләп үтте. Чара ахырында социаль хезмәт күрсәтү үзәге эшчәнлеге турында мәгълүмати буклетлар таратылды, «Ышаныч» үзәгенең координатлары һәм контакт белешмәләре калдырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International