Социаль хезмәт күрсәтү оешмалары тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларын бәйсез бәяләү иҗтимагый контрольнең бер формасы булып тора һәм социаль хезмәт алучыларга социаль хезмәт күрсәтү оешмалары тарафыннан хезмәт күрсәтү шартлары турында мәгълүмат бирү, шулай ук аларның эшчәнлеге сыйфатын күтәрү максатларында үткәрелә.
Республиканың социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә 140 оешма эшчәнлеге алып бара, шуларның 118 дәүләт оешмасы, 22 дәүләтнеке булмаган оешма социаль хезмәтләр белән тәэмин итүчеләр реестрына кертелгән.
Хезмәт күрсәтү оешмалары тарафыннан хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү ким дигәндә елга бер тапкыр һәм бер үк оешмага карата өч елга ким дигәндә бер мәртәбә оештырыла.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы каршындагы иҗтимагый хезмәт күрсәтү оешмалары тарафыннан хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләүне уздыру өчен шартлар тудыру максатыннан социаль хезмәт күрсәтү оешмалары тарафыннан хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү уздыру буенча Иҗтимагый совет төзелде. Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы карары буенча аның составына гражданнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау максатыннан оештырылган 7 иҗтимагый оешма, инвалидларның иҗтимагый берләшмәләре, ветераннарның иҗтимагый оешмалары вәкилләре кертелгән.
Социаль хезмәтләр алучыларның фикерен Министрлык сайтында, шулай ук социаль хезмәт күрсәтү оешмалары сайтларында хезмәт күрсәтү шартлары сыйфаты турында сораштыру формасы булдырылган.
Социаль хезмәт алучылар, аларның законлы вәкилләре социаль хезмәт күрсәтү оешмалары тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларын бәяләүдә «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр турында мәгълүмат урнаштыру өчен рәсми сайтта бәя биреп (фикер) калдыра алалар (www.bus.gov.ru).
Бәйсез бәяләү нәтиҗәләре ел саен югарыда күрсәтелгән сайтта www.bus.gov.ru һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сайтында урнаштырыла («Хезмәт күрсәтү шартларын бәйсез бәяләү» бүлеге).