Балтач районы ветераны 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2021 елның 23 августы, дүшәмбе

2021 елның 22 августында Балтач муниципаль районы Смәил авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гизатбану Шакир кызы Нәҗипова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, Балтач муниципаль районы башлыгы, социаль яклау бүлеге, соңгы эш урыны, исеменнән рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Гыйззәтбану Нәҗипованың балачагы сугыш елларына туры килә. Гизатбану Шакировнаның балалар җилкәсенә ул чорның барлык авырлыкларын ята. Ул олыларга ярдәм итеп, колхозда эшләгән. Сугыштан соң колхозда эшен дәвам итә. Бүгенге көндә ветеран улы белән бергә җитеш тормышта яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International