Армспорт яки армрестлинг – борынгылыкта барлыкка килгән спорт көрәшләре төре. Көч сынашу өчен спортчы булу мәҗбүри түгел. Өстәлгә терсәк куярга һәм көндәшең күзенә карап кул белән көрәшү да җитә.
Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова 2022 елгы Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарын үткәрүгә әзерлек кысаларында «Син булдырасың!» спорт чарасын уздырды. Чараның максаты – сәламәт һәм шатлыклы атмосфера формалаштыру, хәрәкәтчәнлекне, җитезлекне үстерү. Әлеге чарада мөмкинлекләре чикле 15 бала катнашты.
Бүген Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Актаныш муниципаль районында булды.
Әлеге чараның максаты – социаль хезмәтләр алучыларның көндезге мәшгульлеген оештыру, интернат-йортта уңайлы психологик атмосфера тудыру.
Шушы көннәрдә Алабуга шәһәренең «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгече Казан федераль университеты базасында «Төрле яшьтәге балаларга ашыгыч психологик ярдәм күрсәтү системасы» дигән лекциядә үзенең психологик-педагогик компетенцияләрен күтәргән.
Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне уңаеннан Казан шәһәренең «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар һәм ата-аналар илебез байрагы тарихы турында документаль фильм күрсәтүдә катнаштылар. Бу мавыктыргыч фильмда Урта гасыр байракларыннан алып заманча байракка кадәр тарих күрсәтелгән иде.
«Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында» 1992 елның 19 февралендәге 1448-XII номерлы ТР Законы нигезендә 2021 елның 30 августы – Татарстан Республикасы көне – эшләми торган бәйрәм көне булып санала. КФҮ бүлекләре түбәндәге график буенча эшләячәк:
28.08.2021 ел – гадәти режимда эш көне;
29.08.2021 ел – ял көне;
30.08.2021 ел – ял көне;
31.08.2021 ел – гадәти режимда эш көне.
20 августта Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өчьяклы республика комиссиясе каршындагы Халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча координация советының чираттагы утырышын үткәрде. Чара ZOOM-конференция форматында узды.
Лениногорскиның «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Лиана Габидуллина тарафыннан 5 нче социаль участокта торучы социаль хезмәт алучылар өчен «Минем дәүләтем байрагы» акциясен уздырды. Акциянең максаты – Россиянең дәүләт символын популярлаштыру, патриотик тәрбия бирү, Ватанга мәхәббәт һәм горурлык хисе формалаштыру.
19 август көнне «Хатын-кызларның сугыш йөзе тугел...» дигән социаль-гуманитар проектны тормышка ашыру максатыннан гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Хөсәенова Л.З. һәм Теләченең «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Заһидуллина Г.К. «Теләче волонтеры» үзәге волонтерлары белән берлектә «Янәшәдә өлкән кеше яши» дигән акция уздырганнар.