Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр «Старость в радость» Хәйрия фонды тарафыннан оештырылган баш миенең уң ягы рәсем ясау методы буенча онлайн мастер-класста катнашканнар.
Бу беренче мастер-класс түгел, мондый дәресләр учреждениедә системалы һәм озак вакытка исәпләнгән нигездә уза. Алдагы мастер-классларда акрын эшләделәр: кирәкле буяуны табарга, төрле төсләрне кушарга өйрәнделәр.
Дәрестә «Старость в радость» фонды рәссамы һәм волонтеры Сәгдиана белән бергә диңгез пейзажын ясадылар. Бу юлы картлар һәм инвалидлар тизрәк эшләделәр, ыгы-зыгы юк иде, алып баручыны күзәтеп, аның артыннан кабатларга өлгерделәр һәм бер-берсенә ярдәм иттеләр.
Иҗади процесска чуму нәтиҗәсендә дәрестә катнашучылар эштән канәгать калды. Интернат-йортта тәрбияләнүчеләрнең барысы да искиткеч картиналар ясады.