Азнакай «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Я смогу» программасы кысаларында балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар өчен «Мин үземне яратам» дигән темага төркемле дәрес уздырганнар. Дәрес психоэмоциональ киеренкелекне төшерү сәләтен үстерүгә юнәлдерелгән иде.
Балалар хәрәкәтле уеннарда катнаштылар, хәвеф-хәтәрләрне җиңүнең «сәламәт» ысуллары һәм күнегүләре белән таныштылар. Үткәрелгән чара нәтиҗәсендә балалар үз-үзләрен җайга салу күнекмәләрен үзләштерделәр һәм мускулларны йомшарту алымнарына өйрәнделәр.