ЯҢАЛЫКЛАР


2
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Кичә, көзнең беренче көнендә, Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Исәнме, көз» дигән викторина узды. Чарада социаль хезмәт алучылар катнашты.

Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре Белем көнен бәйрәм итү кысаларында социаль хезмәт күрсәтүдә торучы ветеран укытучыларны котладылар.

«Экстремизмга – юк!» ункөнлеге кысаларында Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре социаль участокларда ата-аналар белән аңлату эшләре алып баралар.

Бала шәхесен формалаштыруда патриотлык, ватаныбызның тарихи мирасына хөрмәт тәрбияләү мөһим роль уйный. Нәкъ менә шуңа күрә бүген Минзәлә районының «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә хәтер дәресе үткәрелде. Чара шулай ук «Көзге игелек атнасы» акциясенә багышланган иде.

11 гыйнвардан Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны диспансерлаштыру һәм скрининглар үтү өчен медицина оешмаларына илтүне яңадан башлап җибәрде. Чаралар Лениногорск үзәк район хастаханәсе белән берлектә үткәрелә.

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге социаль хезмәт алучылары «Татарстан Республикасы халыклары костюмнары» дигән иҗади чарада катнаштылар.


1
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

«Көзге игелек атнасы» акциясе кысаларында 1 нче сентябрьдән Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Чисталык һәр йортка» акциясе старт алды. Аның максаты – өлкән яшьтәге гражданнарга, социаль хезмәтләр алучыларга адреслы ярдәм күрсәтү.

Бүген ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипованың чираттагы эшлекле сәфәре булды. Бу юлы ведомство башлыгы Татарстанның Балык Бистәсе муниципаль районында булып кайтты.

Бүген Балтач муниципаль районы Пыжмара авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гафифулла Һади улы Һадиевны 90 яшьлек юбилее белән котлау тантанасы узды. Юбилярны тәбрикләүдә шулай ук Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева катнашты.

2021 елның 1 сентябренә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 17 445 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 91 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,86 % тәшкил итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International