Бүген ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипованың чираттагы эшлекле сәфәре булды. Бу юлы ведомство башлыгы Татарстанның Балык Бистәсе муниципаль районында булып кайтты.
Район башлыгы И. Р. Таҗетдинов белән бергә Э. Ә. Зарипова Балык Бистәсенең 2 нче санлы мәктәп укучыларын һәм беренче сыйныфка баручыларны Белем бәйрәме белән котладылар. Традиция буенча, беренче тапкыр парта артына утыручы сабыйлар бүләкләр – мәктәп укучысы җыелмасы һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган китап, шулай ук «Бердәм Россия» партиясеннән сим-карталар алдылар.
