Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге социаль хезмәт алучылары «Татарстан Республикасы халыклары костюмнары» дигән иҗади чарада катнаштылар.
Белгеч катнашучыларны республика территориясендә яшәүче берничә халыкларның традицияләре, тарихы һәм тормыш рәвеше белән таныштырды. Алга таба социаль хезмәт алучыларга иҗади эш тәкъдим ителде: төсле карандашлар, буяулар, төсле кәгазь кулланып, милли кием ясарга тырышырга кирәк иде.
Чарада биш кеше катнашты. Алар барлык костюмнарның матурлыгы, үзенчәлеге белән аерылып торуын билгеләп үттеләр, ә гадәти булмаган бирем аларга яхшы кәеф бүләк итте.