Буа интернат-йортында көзне каршы алалар

2021 елның 2 сентябре, пәнҗешәмбе

Кичә, көзнең беренче көнендә, Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Исәнме, көз» дигән викторина узды. Чарада социаль хезмәт алучылар катнашты.

Интернат-йортта яшәүчеләр мәкальләр, әйтемнәр искә төшерделәр һәм викторина сорауларына бик теләп җавап бирделәр. Чара ахырында җыелган баллар саны буенча җиңүче сайлап алынды, аңа сувенир тапшырылды. Барлык катнашучылар да кызыксындыру бүләкләре алды.

Оештыручылар сүзләренә караганда, мондый чаралар күңел ачу өчен генә түгел. Викториналар логик фикерләү күнекмәләрен, хәтерне, игътибарны, эмоциональ һәм гомуми халәтне яхшырталар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International