«Гармония» үзәге белгечләре ата-аналар белән профилактик эш алып баралар

2021 елның 2 сентябре, пәнҗешәмбе

«Экстремизмга – юк!» ункөнлеге кысаларында Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре социаль участокларда ата-аналар белән аңлату эшләре алып баралар.

Белгечләр социаль хезмәтләр алучыларга террорчылык актлары янаган очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искәртәләр, барысына да төрле көтелмәгән хәлләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында белешмәлекләр тараталар. Белгечләр шулай ук ата-аналарга балалар белән куркыныч һәм гадәттән тыш хәлләр турында әңгәмәләрне ничек үткәрергә кирәклеге турында киңәшләр бирәләр. Моның максаты – балаларда өйдә, урамда, мәктәптә һәм җәмәгать транспортында куркынычсыз тотыш күнекмәләрен формалаштыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International