Татарстанлыларга 54 399 вакантлы эш урыны тәкъдим итәләр

2021 елның 1 сентябре, чәршәмбе

2021 елның 1 сентябренә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 17 445 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 91 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,86 % тәшкил итә.

Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 54 399 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 4 843 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,32 кеше тәшкил итә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 474 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 16 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International