Лениногорск районының меңнән артык өлкән яшьтәге авыл кешесе «Демография» илкүләм проекты чаралары белән колачланган

2021 елның 2 сентябре, пәнҗешәмбе

11 гыйнвардан Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны диспансерлаштыру һәм скрининглар үтү өчен медицина оешмаларына илтүне яңадан башлап җибәрде. Чаралар Лениногорск үзәк район хастаханәсе белән берлектә үткәрелә.

«Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында өлкән яшьтәге кешеләрне махсус автотранспортта медоешмаларга китерәләр. 2021 елның гыйнварыннан августына кадәр чаралар белән авыл җирлегендә яшәүче 1 007 кешене колачлаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International