Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре Белем көнен бәйрәм итү кысаларында социаль хезмәт күрсәтүдә торучы ветеран укытучыларны котладылар. Бу җылы бәйрәм үзләрен балаларны укытуга һәм тәрбияләүгә багышлаган олы яшьтәге кешеләргә тирән хөрмәт һәм рәхмәт сүзләрен тагын бер кат белдерү өчен менә дигән сәбәп булды.
Ветераннар үзләренең хезмәт елларын сагынып искә алдылар, кызыклы тарихлары белән уртаклаштылар һәм үзләренең уңышлары турында горурланып сөйләделәр. Социаль хезмәткәрләр, үз чиратларында, иң изге теләкләр белән аларга чәчәкләр һәм открыткалар бүләк иттеләр. Социаль хезмәт алучылар күрсәтелгән игътибардан бик канәгать калдылар һәм социаль хезмәткәрләргә бәйрәм кәефе булдырганнары өчен рәхмәт белдерделәр.
