Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 1 415 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 27 кешегә кимрәк.
Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Әлфирә Юнысова һәм «Игелек буыны» отряды волонтерлары балалар ышаныч телефонын популярлаштыруга юнәлдерелгән акция уздырдылар. Чара Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогында яшәүче балалар, яшүсмерләр һәм ата-аналар арасында үткәрелде.
Минзәлә районының «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Белем көне квест формасында узды. Стационар төркем тәрбиячесе Айсылу Щербакова үз карамагындагылар өчен кызыклы биремнәр әзерләде.
Бүген Әгерҗе районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренә министр урынбасары Клара Таҗетдинова килеп китте. Ул хезмәт коллективлары белән очрашты, гражданнарга социаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын тикшерде.
31 нче августта Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагоглары, Зәй шәһәренең Яшьләр эшләре идарәсе белгечләре белән берлектә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Сау бул, җәй» дип исемләнгән анимацион программа уздырдлар.
1 сентябрь көнне Лениногорск районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Елена Гыйзитдинова «Террорчылык. Куркыныч янау турында онытырга ярамый» темасына мәгълүмати сәгать үткәрде.
30 август көнне Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәре Н. Б. Логинова тыл хезмәтчәне В. Н. Исламов янына барды. Социаль хезмәтләр күрсәтүдән тыш, белгеч «Хатирәләр терапиясе» социаль технологиясен дә кулланды.
Кичә, 31 нче августта, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова эш визиты белән Чистай шәһәрендә булды.
Россиядә Фән һәм технологияләр елы кысаларында Алабуга районы «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Фән эзләгәндә» дигән квест үткәрелде. Чара «Игелек планетасы» Татарстан Республикасының яшьләр һәм инвалид балалар иҗтимагый оешмасы волонтерлары катнашында оештырылды.
Балаларны кеше хокуклары белән таныштыру, җәмгыятьтә бала хокукларын тормышка ашыру максатыннан Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Мин – бала, мин – гражданин» дип исемләнгән рольле уен узды. Әлеге чарада мәктәп яшендәге балалар катнашты.