Балтач районында сугыш ветеранын юбилее белән котладылар

2021 елның 1 сентябре, чәршәмбе

Бүген Балтач муниципаль районы Пыжмара авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гафифулла Һади улы Һадиевны 90 яшьлек юбилее белән котлау тантанасы узды. Юбилярны тәбрикләүдә шулай ук Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева катнашты.

Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау хатын, Балтач районы башлыгы, социаль яклау бүлеге исеменнән һәм соңгы эш урыныннан бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

Тормыш иптәше Минсафа апа белән алар 65 ел гомер кичерәләр, тимер туйларын билгеләп үткәннәр, биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә Гафифулла Һади улы һәм Минсафа Йосып кызы – 10 онык һәм 14 оныкчыкның бәхетле әби-бабасы.

Гарифулла абый озак еллар умартачы, аннан колхозда столяр булып эшли. Минсафа апа колхозда пешекче, аннан төрле эшче булып эшләгән. Хәзерге вакытта гаилә пары улы һәм килене белән яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International