«Өмет утравы» үзәгендә «Чисталык һәр йортка» акциясе старт алды

2021 елның 1 сентябре, чәршәмбе

«Көзге игелек атнасы» акциясе кысаларында 1 нче сентябрьдән Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Чисталык һәр йортка» акциясе старт алды. Аның максаты – өлкән яшьтәге гражданнарга, социаль хезмәтләр алучыларга адреслы ярдәм күрсәтү.

Акциядә катнашучылар өлкән яшьтәге гражданнар йортларында генераль җыештыру үткәрәләр, тәрәзәләрне һәм җиһазларны юалар. Шәхси секторда яшәүчеләргә йорт яны участокларын җыештыруда ярдәм итәләр, территорияләрне коры үләннән һәм чүп-чардан чистарталар. Өлкәннәр ярдәмне шатланып кабул итәләр, игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерәләр.

Акция 7 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International