«Көзге игелек атнасы» акциясе кысаларында Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Елена Гыйзитдинова «Аек булу бик шәп» дип исемләнгән флешмоб оештырды. Чара шәһәр паркында узды.
Бүген, Террорчылыкка каршы бердәмлек көнендә, Минзәлә районының «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә теракт корбаннарына багышланган хәтер сәгате узды.
Бүген Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева эш визиты белән Югары Ослан муниципаль районында булды.
Ел саен 3 сентябрьдә Россиядә Террорчылкка каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. «Экстремизмга – юк!» ункөнлеге кысаларында Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Светлана Шакирова тематик чара үткәрде.
«Җаваплы ата-ана» клубы эше кысаларында 2 сентябрь көнне Биектау районындагы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы «Ата-аналар роле» дигән дәрес үткәрде. Чарада хәмерне чамадан тыш куллану аркасында ведомствоара учетта торучы ата-ана катнашты.
Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» дигән стационар алыштыручы технологиясен тормышка ашыру кысаларында яңа эшкә кабул ителгән социаль хезмәткәрләрне өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны карау кагыйдәләренә өйрәтү буенча дәресләр үткәрелә.
Буа районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 65 яшьтән өлкәнрәкләр булган авыл халкын диспансерлаштыру һәм медицина тикшерүләрен узу өчен үзәк район хастаханәсенә китерү буенча мобиль бригада эше дәвам итә. Эш «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында алып барыла.
2 сентябрь көнне Лениногорск районының 10 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече игелек дәресе үткәрде. Чара «Көзге игелек атнасы» республика акциясе кысаларында оештырылды.
Бүген Балык Бистәсе районы «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Масловка мәктәбе укучылары белән «Фаҗига исеме – Беслан. Фаҗига кабатланырга тиеш түгел» дигән класс сәгате үткәрде.
Балаларда төрле милләт кешеләренә карата ихтирамлы һәм дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан 2 сентябрь көнне Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Венера Халикова танып-белү дәресе үткәрде. «Россиядә нинди халыклар яши» дигән чарада мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнашты.