«Кайгырту» приютында тәрбияләнүчеләр белән танып-белү дәресе үткәрделәр

2021 елның 3 сентябре, җомга

Балаларда төрле милләт кешеләренә карата ихтирамлы һәм дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан 2 сентябрь көнне Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Венера Халикова танып-белү дәресе үткәрде. «Россиядә нинди халыклар яши» дигән чарада мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнашты.

Әңгәмә барышында балалар Россиянең күпмилләтле дәүләт булуын һәм һәр халыкларның теле, тормыш рәвеше, гореф-гадәтләре, тарихи традицияләре һәм мәдәнияте белән аерылып торуын белделәр. Балалар кайбер халыкларның милли үзенчәлекләре белән таныштылар, ә дәрес ахырында «Күпер чыгыш» татар милли уенын уйнадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International