Бүген Балык Бистәсе районы «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Масловка мәктәбе укучылары белән «Фаҗига исеме – Беслан. Фаҗига кабатланырга тиеш түгел» дигән класс сәгате үткәрде.
А. Г. Минвәлиева балаларга 2004 елның сентябрендә Беслан шәһәренең 1 нче мәктәбендә булган куркыныч фаҗига турында искә төшерде. Презентацияне карап, укучылар террорчылар корбаннарының нинди газаплар кичергәнен белделәр, кешелеклелек, ярдәмчеллек һәм батырлык мисалларын күрделәр.
Шулай ук укучылар белән уяулыкны арттыру, авыр хәлләрдә үзеңне тота белү турында әңгәмә үткәрелде. Чара ахырында теракт корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар.