2 сентябрь көнне Лениногорск районының 10 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече игелек дәресе үткәрде. Чара «Көзге игелек атнасы» республика акциясе кысаларында оештырылды.
Мәктәп укучыларын социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында эшләп килүче «Волонтер» иреклеләр үзәге эше белән таныштырдылар. Белгеч берләшмәнең максатлары һәм бурычлары, планлаштырылган чаралар һәм акцияләр турында сөйләде. Кызыксынган балалар үзәккә ничек кушылырга мөмкин булуын белделәр.