Бүген Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева эш визиты белән Югары Ослан муниципаль районында булды.
Министрлык вәкиле район социаль яклау бүлеге, «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, Республика матди ярдәм үзәгенең 16 нчы бүлекчәсе, Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәт коллективлары белән очрашты. Очрашуда тармакның актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.